

Безнең бер төркем журналистлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына барып җитте. Алар якташ яугирләргә гәзитләребезне, китаплар, журналлар, махсус җайланмалар һәм башка посылкаларны тапшырды.
Безнең бер төркем журналистлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына барып җитте. Бу делегация составында «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Эдуард Кускарбеков, «Агыйдел» журналы редакторы Мөнир Кунафин, журналист Сергей Дорофеев һәм «Юлдаш» радиосы журналисты - блогер Венер Фәйзуллин.
Делегацияне «Башкортстан» гәзите мөхәррире, Башкортстан журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков җитәкли.
Урынга барып җитү белән каләмдәшләребез Башкортстан Хөкүмәте беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән очрашып, квадрокоптерларны тапшырдылар. Азат Бадранов рәхмәт әйтеп, махсус корылмаларның Башкортстан яугирләренә тапшырыласын белдерде.
Вәдүт Исхаков Азат Бадрановка командировканың максатларын аңлатты. Шулай ук Башкортстан журналистларының гуманитар ярдәм җыюда гел катнашуларын, егетләребезең тизрәк Җиңүгә ирешүен теләп көтеп калуларын җиткерде.
«Бу Башкортстан журналистларының Донбасска беренче сәфәре, әмма соңгысы булмас, дип ышанасы килә. Махсус операция бурычларын үтәүче Башкортстан яугирләренең көнкүрешен, хезмәтен яктырту максатында без монда тагын килергә ниятлибез.
Бу сәфәргә без алдан әзерләндек. Якташлар янына буш кул белән килмәдек. Республика журналистлары, басма һәм электрон матбугат, телевидение, радио хезмәткәрләре берләшеп, өч коптер һәм аларга смартфоннар алдык. Безнең каләмдәшләр гуманитар йөк туплауда һәрваыт актив катнашып, азык-төлек, медикаментлар, бал кебек күчтәнәчләр озатып тора.
Без, Башкортстан журналистлары, яугирләребезгә ныклы сәламәтлек телибез һәм сау-сәламәт килеш, әлбәттә, Җиңү белән, тизрәк өйләренә кайтуларын көтәбез», — диде Вәдүт Исхаков.
«Мәгьлүм булуынча, хәзер сугышлар, чынлап та, технологиягә корылган. Квадрокоптер — ул хәрби машина. Яугирләрнең күзе дә, колагы да ул.
Башкортстан журналистлары алып килгән корылмаларны безнең егетләр күпләп хезмәт иткән һәм коптерлар кирәк булган подразделениеләргә тапшырырбыз», — диде Азат Бадранов.
Шундый эчтәлекле беренче очрашу Красный Лучта асфальт-бетон заводы мәйданында узды. Без каләмдәшләребезгә һөнәри командировкада уңышлар теләп, теләктәшлек, изге теләкләр белдереп көтеп калабыз. Яхшы хәбәрләр белән, исән-сау йөреп кайтыгыз!
Якташ яугирләргә юлланган кат-кат сәламнәребез, изге теләкләребез авыр сынаулы көннәрендә рух ныклыгы өстәсен. Туган телләребездә нәшер ителгән гәзит-журналларыбыз җаннарын җылытсын, туган як сәламнәре булып кәефләрен күтәреп торсын. Ә бүләкләр алышта зур көч буларак ярдәм итсен!