Барлык яңалыклар
Мобилизация
8 июнь 2023, 15:43

“Гелик” өч снаряд ярчыгы белән кайткан булган

Башкортстан табиблары катлаулы операция ясаган.

“Гелик” өч снаряд ярчыгы белән кайткан булган
“Гелик” өч снаряд ярчыгы белән кайткан булган

Башкортстан табиблары катлаулы операция ясаган.

 

Башкортстан табиблары СВОдан өч снаряд ярчыгы белән кайткан яугиргә операция ясаганнар.

Ишембай район үзәге хирурглары «Гелик» позывнойлы якташыбызга бик катлаулы операция ясаганнар.

Якташыбыз артиллерия уты астына эләгеп каты яраланган. 3 ай дәвамында Белгород һәм Мәскәү госпитальләрендә яткан.

Туган ягына кайткач, үз табибларыбыз аны бу бәлаләрдән азат иткән.

 

 «Әле “Гелик” реабилитация үтә. Хәле уртача.  Үзебезнең табибларга тулысынча ышанучы яугир, ике дә уйламый, операциягә ризалашкан.

Операцияне хирурглар Денис Хәлимулла улы Камалов һәм Илнур Әхмәт улы Хөсәенов ясаган.

Савыгып аякка бас, “Гелик”! Яудаш якташлар, исән-сау йөреп кайтыгыз. Сезне монда көтәләр!

“Гелик” өч снаряд ярчыгы белән кайткан булган
“Гелик” өч снаряд ярчыгы белән кайткан булган
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: