СВОда катнашучылар түләүләрне акчалата алырга тели

Окопта утырганда социаль хезмәтләр белән кулланып булмый шул...

24newnews.ru24newnews.ru
24newnews.ru

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга айлык түләүләр тулысынча акчалата биреләчәк. СВО буенча эшче төркем шул хактагы үзгәрешләрне әзерләп, Дәүләт Думасына тапшырды дип хәбәр иткән Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак.

Бүген хәрби хәрәкәтләр ветераннары түләүләрнең бер өлешен – акчалата, бер өлешен социаль хезмәтләр төрендә ала. Әйтик, хәрбиләр бушлай дарулар алу, бушлай шәһәрара поездларда йөрү, шифаханәләрдә ял итүгә хокуклы.

“Хәрбиләр окопта утырганда социаль хезмәтләр белән куллана алмый. Әгәр кемдер тели икән, ул Социаль фондка гариза биреп, юл йөрүгә, шифаханә-даруларга ташламалар рәсмиләштерә ала. Әмма тәү башта дәүләт түләүләре СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга тулысынча акчалата киләчәк. Моны СВОда катнашучылар үзләре сорады”, – ди Турчак.

Ил җитәкчесе Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәр яктан ярдәм тоярга тиеш дип билгеләп килә.

Әйткәндәй, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутатлары СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай юридик ярдәм алуга хокуклы икәнлеге турындагы закон проектын раслады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас