СВОга киткәч туган кызын беренче тапкыр күргән

Һәр бала сау-сәламәт, пар канатлы булып үссен. 

СВОга киткәч туган кызын беренче тапкыр күргәнСВОга киткәч туган кызын беренче тапкыр күргән
СВОга киткәч туган кызын беренче тапкыр күргән

Башкортстан яугире Руслан Мәүлиев СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтып, хезмәткә киткәч туган кызы белән беренче тапкыр очрашкан. Бу шатлыклы хәбәрне Борай районы башлыгы Рушан Гәрәев җиткерде.

Руслан былтыр илдә мобилизация башлангач та киткән булган. Кызы берничә ай элек дөньяга килгән, аңа Мелисса дип кушканнар.

"Без Мәүлиевлар гаиләсен шатлыклы вакыйгалары - кызлары тууы белән котлыйбыз! Сабый сәламәт һәм бәхетле булып үссен!" дип язган район башлыгы социаль челтәрләрдә. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас