Хәрби әзерлек үтүгә озаттылар

"Башкортстан" мотоукчылар полкының яңа бүлекчәләре китте.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Уфаның Совет мәйданында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан» мотоукчылар полкының өч подразделениесен хәрби әзерлек үтү урынына җибәрү тантанасында катнашты.

Республика берләшмәсе составына Алексей Сухоруков исемендәге Башкорт артиллерия батареясе, Әхмәт Дәүләтов исемендәге Башкорт медицина ротасы һәм идарә ротасы керә. Табиблар һәм санитарларның шәхси составы белән бергә үз зонасына алты берәмлек автотехника, шул исәптән күчмә стоматология пункты җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел башында хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрбиләргә ярдәм итү өчен подразделениеләр булдыру һәм аларны алга таба республика полкына берләштерү инициативасы белән чыкты. Башкортстан башлыгы бу тәкъдимнәрне хуплады.

Сугышчыларны озатырга кадетлар, яшь армиячеләр, ветераннар иҗтимагый оешмалары, туганнары, хөрмәтле кунаклар килде. Тантана башланыр алдыннан Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары төбәк җитәкчесе подразделение командирларына батарея һәм медицина ротасы байракларын тапшырды.

Чыганак: glavarb.ru

Читайте нас