

Шушы көннәрдә СВОда катнашучы Учалы егете «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов хәбәр итүенчә, «Кузен» кушаматлы бу батыр СВОга үз теләге белән китеп, Салават Юлаев исемендәге батальонда хезмәт итә. Әле ул ялга кайткан. Район хакимиятендә аңа зурлар бүләк тапшырганнар.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, махсус операциядә катнашучылар ярты елга бер тапкыр кыска вакытлы ялга китәргә мөмкинлек алдылар.
Учалы егетенә 28 яшь һәм аның хәрби хезмәттә тәҗрибәсе зур булуы билгеле. Армиядән соң соң,(2015 елда) контракт буенча хезмәт итеп кала.Үз часте составында махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкка җибәрелә. Былтыр сентябрьдә аның контракты тәмамлангач, ул өенә кайткан, ләкин өч айдан соң Салават Юлаев батальонына кушылып, алгы сызыкка киткән.