

БСТ махсус хәрби операция барышында батырлыклар кылган якташ ир-егетләребез турында документаль фильмнар циклы әзерли. Аларның берсе Игорь Насибуллинга багышланган.
Яңавылда, Геройның туган җирендә, аның турында документаль фильм күрсәтелгән. Мәдәният йортына бу фильмны карарга батырның гаиләсе, укытучылары, дуслары, туганнары, авылдашлары җыелды. Һәркайсы егетне искә алып, тик җылы сүзләр генә җиткерде.
Әйткәндәй, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операция озакка сузылырга мөмкин диде. Бу хакта ул РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашу барышында әйткән иде.
Хәрби операциядә катнашучыларга исәнлек, якыннарына сабырлык телик.