

Хыяллар тормышка ашса, канатлар үсеп чыккан кебек була, күңелләр күтәрелә, тормышның матурлыгын, кадерен икенчерәк тоя башлыйсың. Аллага шөкер, шушы көннәрдә минем дә күптәнге хыялым гамәлгә ашты. Үземнең туган авылымда Илеш районы Рсай авылында Хәйрия концерты оештырылды.
Бу тамашага дусларымны, хөрмәт иткән артистларымны чакырдым. Алар арасында Башкортстанның халык шагыйре Рамил Чураголов, Башкортстанның халык артистлары Мәүхмүт Ибраһимов, Ләйсән Авзалетдинова, Зөлфия Әхмәтова, Альбина Кучаева һәм башкалар катнашты. Кичәгә Украинада хезмәт иткән авылдашларның әти-әниләре, туганнары чакырылды. Бүгенге көндә ватан сагында торучы, махсу хәрби операциядә катнашучы батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр бирелде, матур теләкләр юлланды.
Октябрь аенда тагы концертлар белән килегез, көтәрбез, диеп халык таралды. Һәркем моңланып, берчә сагышланып, берчә дәртләнеп, күңелләренә ял минутлары алып утырды.
Хәйрия концерты (махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан) районыбызда беренче тапкыр үткәрелде. Минем уемча, мондый чаралар, кичәләр бик кирәктер дип уйлыйм, чөнки алар халыкны берләштерә. Аның рухи байлыгын үстерә. Телебезне саклап калуда зур роль уйный.
Рәзиф Галиев.
Илеш районы, Рсай авылы.