Янә бер батальонны озатабыз

Яңа хәрби берләшмә Таһир Кусимов исемен йөртәчәк.

Янә бер батальонны озатабызЯнә бер батальонны озатабыз
Янә бер батальонны озатабыз

12 май көнне, хәрби әзерлек урынына, бишенче иреклеләр батальонын озату чарасы узачак. Уфа шәһәренең Совет мәйданында хәрбиләребезне тантаналы шартларда озатачакбыз. Башкортстанның яңа батальоны легендар шәхес, генерал Таһир Кусимов исемен йөртәчәк.

Таһир Кусимов 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алына. Үткер һәм сәләтле егетне беренче көннәрдән үк күреп алалар һәм төрле җаваплы вазифаларга билгели башлыйлар. 1942 елның февраль аенда ул инде майор дәрәҗәсендә Уфага кайта һәм яңа оеша башлаган 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясен оештыру эшенә керешә. Тәҗрибәле офицерны дивизиянең штаб начальнигы итеп тәгаенлиләр. Март аенда яңа вазифа – 275 санлы кавлерия полкы командиры. Сугыш яланнарында берничә тапкыр яралана, әмма һәрчак үз дивизиясенә кайта. Днепр өчен барган каты сугышлар барышында үзе һәм хезмәттәшләре чиксез батырлык күрсәтеп фашистларны кыйраталар. Иң мөһиме шул, безнең югалтулар юк дәрәҗәсендә була. Шундагы батырлыклары өчен Таһир Кусимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Таһир Кусимов Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында да катнаша. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлагач Башкортстанның Хәрби комиссары итеп тәгаенләнә. Легендар якташыбыз генерал – майор дәрәҗәсендә 1969 елда гына отставкага китә.

Егетләребезнең исән – сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас