

Дәүләт Думасында «күңел ачуларга салым» кертергә уйлыйлар.
Кафеларга, рестораннарга һәм төнге клубларга йөрүчеләрнең туздырган акчаларының 1 процентын мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә - ярдәм фондына җибәрү күз уңында тотыла.
Бу идеянең авторы КПРФ партиясе депутаты Михаил Матвеев. Моны ул «сугыш чорында күңел ачуларга салым» дип атаган. Матвеев сүзләренчә, бу халык өчен зур акча түгел, әмма ил төкерсә күл була, дигәндәй, хәтсез генә сумма җыела барачак.
"Кемдер туган иле өчен яу кырында гомерен дә җәлләмичә сугышып йөрсен, ә кемдер рәхәтләнеп ашап-эчеп, күңел-сафа корып яшәсенме? Бу закон тормышка ашса, Украина яклылар авыр хәлдә калачак - кафега йөреп, рус армиясенә ярдәм итәргә туры киләчәк. Ә килешмәгәннәргә өйләрендә пилмән пешереп кенә сыйланырга туры килер", - дигән ул.
Депутатның бу тәкъдиме белән килешәсезме?
Фото: nv86.ru