

Уфада 7 майда махсус хәрби операциядән ялга кайтучы мобилизацияләнүчеләрне озаттылар.
Тантаналы чара "Уфа-Арена" алдында узды. Ике атналык ялдан соң хәрби хезмәткәрләр яңадан махсус хәрби операциягә китте.
Хәрби хезмәткәрләр сүзләренчә, алар яхшы ял иткән. Беркая да йөрмәгәннәр, нигездә, өйдә гаиләләре белән уздырганнар.
Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты. Ул җыелучыларны республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде:
- Без сезнең өчен бөтен республика белән борчылабыз. Бүген сез илебезнең Югары командующие куйган бурычларны бер елдан артык башкарасыз. Безнең егетләр, солдатлар һәм офицерлар хәрби бурычларны намус белән башкаралар. Беренче чиратта мин сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген илебезне зәңгәр күк астында саклаганыгыз, тынычлык булсын өчен, тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Кайчандыр Донбасс территориясен безнең ата-бабаларыбыз азат иткән. Сезне җиңү белән көтәбез! Сез ата-аналарыгыз һәм үз гаиләләрегез өчен борчылмагыз - барлык кирәкле ярдәм аларга республика тарафыннан күрсәтеләчәк. Тагын бер тапкыр рәхмәт сезгә! Һәм, әлбәттә, бүген сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Уңышлар сезгә! Сезне монда җиңү белән көтәбез! Алга, Башкортостан! Алга, Русия.