

«Ватан» ирекле отрядына берничә берәмлек техника биргән.
Яу кырында булган якташларыбызга республикадан 4 берәмлек техника озатылган: ике КамАЗ, трактор, УАЗ машинасы.
"Боларның барысы да безгә бик кирәк. Рәхмәт! Киләчәктә дә ярдәмгә өметләнәбез», — дип "Самурай" чакырулы отряды командиры Радий Хәбировка рәхмәт белдергән.
Ул шулай ук "ватан"лылар иң аз югалтулар белән үзләрен иң шәп яугир итеп күрсәтәләр, дигән.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин боерыгы буенча Украина территориясендә махсус хәрби операция башланды. Җиде айдан соң, 21 сентябрьдә, Президент өлешчә мобилизация башлау турындагы указга кул куйды.