

Башкортстанда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен медицина ротасы оештырылган. Бу хакта Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.
"Башкортстан батальоны өчен медицина ротасы оештырылды, соңрак ул хәрби махсус операция барган урынга китәчәк. Бу ротага табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк», — дип язган Максим Забелин социаль челтәрләрдәге битендә.
Максим Забелин сүзләренчә, китәргә тиешле кешеләр инде махсус укулар уза башлаган. Тактик медицина буенча дәресләр "Патриот" хәрби-патриотик паркында үтә.
Фото: newsbash.ru