Махсус хәрби операция
23 апрель 2023, 05:34

Исән кайтсам – өйләнәм

Мобилизациягә эләккән егет сөйгәненә тәкъдим ясаган.

"Учалы гәзите""Учалы гәзите"
"Учалы гәзите"

Мобилизациягә эләгеп, хәрби операциядә катнашучы “Британец” позывнойлы егет сөйгәне Айгизә белән кавышкан. Алар Учалы ЗАГСында никахларын рәсми теркәгән.

Яшьләр инде алты ел бергә булуларына карамастан, туйны кичектереп килгәннәр. Егет, өлешчә мобилизациягә эләккәч: “Әгәр исән кайтсам, тәү чиратта сөйгәнемә рәсми тәкъдим ясаячакмын”, – дип вәгъдә иткән. Егет сүзе бер була: әле кыска вакытлы ялга кайткач, алар Айгизә белән ЗАГСта язылышкан, дип хәбәр итә “Учалы гәзите”.

“Британец” взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Тиздән аңа сугышчан дуслары янына юл алырга туры киләчәк.

Яшьләргә матур парлы тормыш телик. Исән-имин әйләнеп кайтып, гаилә бәхетендә яшәргә язсын.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас