Кичә, 22 апрельдә, Бүздәк районында махсус хәрби операциядә катнашкан Алек Сәгыйтдинов белән хушлашканнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Илнур Игдиев үзенең Вконтакте сәхифәсендә хәбәр итә.
“Бүген Канлы-Төркәй авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашкан, “Вагнер” компаниясе сугышчысы Алек Вәли улы Сәгыйтдиновны соңгы юлга озатты”, – дип язган ул.
Алек Вәли улы 1977 елда Канлы-Төркәй авылында туган. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Мегион шәһәрендә яши һәм эшли. 2022 елның декабреннән махсус хәрби операциядә катнаша.
“Алек Сәгыйтдинов Артемовск өчен сугышта 18 февральдә һәлак була. Аны туган авылында җирләдек. Сугышчының тормыш иптәше һәм биш баласы калды...” – дигән район хакимияте башлыгы.
Алек Сәгыйтдиновның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, батыр...