Махсус хәрби операция
16 апрель 2023, 03:54

Кире СВОга киткән

«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәнов кабат махсус операциягә киткән

Кире СВОга киткәнКире СВОга киткән
Кире СВОга киткән

«Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Илеш районы егете Артур Хәсәновның ике атналык ялы тәмамланган. Җырчы кире махсус операциягә киткән. Бу хакта ул сторисларында хәбәр итә. «Киләсе очрашуларга кадәр», – дип язган ул. Артур "Шәһри Чаллы" якыннарын бик сагынуы хакында һәм дәваланып йөрүе турында сөйләгән булган. Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел», – дигән ул газета хәбәрчесенә. Артур Хәсәнов, мобилизациягә эләккәч, Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын үзәккә үтәрлек моңлы итеп башкарып танылды. Үзе Украинада вакытта әлеге җыры белән «Туган тел» милли премиясе»нә дә лаек булган иде. Артур бүләк статуэткасын яңа гына барып алган. Җырчы сторисларына күптән күрешмәгән иҗатташ дуслары белән очрашкан мизгелләрне дә куеп бара. Чыганак: intertat.tatar

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас