

Әлеге оешма дәүләт структуралары һәм иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү өчен оештырылган. Иҗтимагый оешманы оештыру идеясен хәрби хезмәткәрләрнең аналары белән очрашкан вакытта Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.
Киңәшмәне БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин үткәрде. Ул власть органнары каршына Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле ярдәмнәрне күрсәтү бурычы куелуын искә төшерде. Яңа комитет исә бу эшне нәтиҗәлерәк башкарырга булышачак.
"Безнең команда зур һәм көчле. Бюрократик киртәләрне җимерү буенча тәҗрибә бар, республикада бөтен инициативаларны гамәлгә ашыру җиңел булачагына ышанам. Безнең уртак бурычыбыз хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү",- диде Максим Забелин.
Оешманың республика филиалын хәрби офицерның тормыш иптәше Эльвира Мацкевич җитәкли. Ул комитет эше кысаларында Башкортстан районнары һәм шәһәрләренә сәфәрләр оештырылуы, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары белән очрашулар планлаштырылуын җиткерде.