Махсус хәрби операция
13 апрель 2023, 10:46

Егетләр, онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!

Кыска вакытка ялга йортларына кайткан мобилизацияләнүчеләр бүген янә махсус хәрби операция кырына юл алды.

Егетләр, онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!Егетләр, онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!
Егетләр, онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!

Аларга БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сагыйтов изге теләкләрен юллады. "Сез янә катлаулы хәрби бурычыгызны үтәргә китәсез. Сез безнең өчен - батырлык һәм патриотизм үрнәге. Егетләр, белегез, республика сезнең гаиләләрегезне кайгыртуны үз өстенә ала, без сезнең янга да барып торачакбыз һәм социаль-көнкүреш бурычларыгызны чишәргә булышачакбыз. Иңегезгә салынган хәрби бурычны намус белән үтәп, исән-сау һәм сәламәт әйләнеп кайтыгыз ", - диде Ирек Сәгыйтов.
"Ял күз ачып йомганчы үтеп китте. Алгы сызыкта бәхетле чакларны искә алачакбыз. Әлегә иптәшләребез янына әйләнеп барырга кирәк. Безнең каршыда җаваплы бурыч тора һәм Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз! Без, һичшиксез, туган якка әйләнеп кайтачакбыз",- дип хушлашты хәрби хезмәткәрләр.
Мобилизацияләнүчеләр автобуста республика сборный пунктыннан китте. Алда аларны ике көнлек юл һәм хәрби позицияләр көтә. Берүк сау-сәламәт, имин әйләнеп кайтыгыз, егетләр!
Билгеле булуынча, республика властьлары сугышчылар өчен автобуслар бүлә. Алар ул автобусларда подразделениеләренә кадәр барып җитәчәк. Шул ук автобус ял итәргә тиешле башка хәрбиләрне алып кайтачак.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас