Якташ хәрбиләребез туган якта

Уфада махсус хәрби операциядән кыска ялга кайтучыларны каршы алдык.

Якташ хәрбиләребез туган яктаЯкташ хәрбиләребез туган якта
Якташ хәрбиләребез туган якта

“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм үземнең исемнән якташларыбызны туган ягыбызга кайтулары белән чын күңелдән сәламлим. Башкортстан чын геройларын сау - сәламәт каршы алуга бик шат. Гаиләләрегез белән бергә без сезнең турында борчылдык һәм кыска ялга кайта алуыгызга бик шатбыз. Без сезнең гаиләләрегезнең аңлаулары, түземлеге һәм ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Бүген туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезне өйдә көтәләр ”, - диде вице-премьер Ирек Сәгыйтов үзенең социаль челтәрләрендә.

Ул сугышчыларга сәламәтлек, яхшы ял һәм яхшылап көч туплау теләде.

“Бөтен республика сезнең белән горурлана. Сезнең алда башыбызны иябез һәм тыныч күгебез өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип өстәде Ирек Сәгыйтов.

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан иткән иде. 

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас