Барлык яңалыклар
Мобилизация
22 март 2023, 10:22

«Ачык диалог»

Мөһимлеге ап-ачык.

«Ачык диалог»
«Ачык диалог»

Мөһимлеге ап-ачык.

 

Башкортстанда яңа мәгариф проекты эшли башлады. Ул “Ачык диалог” дип аталды. Проект буенча, махсус операциядә катнашкан хәрбиләр укучылар белән сыйныф сәгатьләре уздыра. Ул 5-11 сыйныф укучылары һәм колледжларда укучы студентлар өчен тәгаенләнгән.

 «Бүген аеруча кыюлык, батырлык, милләтара татулык, тарихи гаделлек турында ачыктан-ачык сөйләшергә вакыт. Без барыбыз да бу чараларның мөһимлеген аңлыйбыз, шул сәбәпле, сыйныф сәгатьләрен уздыру турында тәкъдимне хупладык», — дип белдерде «Башинформ»га республиканың фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин.

2023 елның гыйнварыннан башлап 800 сәгатьтән артык шундый очрашулар узган. Анда 54 меңнән артык кеше катнашкан.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: