Барлык яңалыклар
Мобилизация
17 март 2023, 18:28

Ирекмәннәр иренмәгән халык

Бүздәк районы волонтерлары ярдәм күрсәтә.

Бүздәк волонтерлары
Фото:Бүздәк волонтерлары

Бүздәк районында М.Шәйморатов исемендәге Волонтерлар (ирекмәннәр) штабы булдырылган. Аның максаты мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә һәм аларның гаиләләренә социаль, психологик, көнкүреш ярдәме күрсәтү.
Штабны яшьләр үзәге директоры Альбина Янбухтина җитәкли. Аның эшендә 50 дән артык волонтер катнаша.

Битараф булмаган кешеләр мобилизацияләнүчеләрнең якыннары нинди кыенлыклар кичерә, шул хакта хәбәр итәләр. Волонтерлар балалары булган гаиләләргә кирәкле товарларны китерәләр. Гуманитар һәм юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә карала. Шулай ук сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыялар.

Бүгенге көндә штабка халыктан алтмыштан артык мөрәҗәгать кергән. Гаризалар шулай ук республика колл-үзәгенә, район хакимиятенә, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсенә, авыл хакимиятләренә җибәрелә. Ярдәм итү эшендә волонтерлар, район хакимияте, авыл советлары, ветераннар оешмалары вәкилләре, эшкуарлар, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, битараф булмаган халык катнаша.

-Бүздәк районында хәйриячеләр исемлеге аз түгел. Күпләр үзләренең яхшы эшләрен язмаска тырыша. Җирле эшкуарлар, районның битараф булмаган кешеләре ярдәме белән азык-төлек җыелмалары буенча заявкалар эшләнә. Заявкаларның күпчелеген утын сатып алу һәм китерү, шулай ук йорт хайваннары өчен печән һәм салам китерү мөрәҗәгатьләре тәшкил итә, - диде Альбина Азат кызы.

2022 елда 8 ирекмән Луганск  Халык Республикасындагы М.Шәйморатов исемен йөрткән 22нче Петровка мәктәбен тергезүдә булышлык күрсәткән. Шулай ук, Бүздәк районы юл-ремонт төзелеш идарәсенең 5 хезмәткәре Красный Луч шәһәрендә юл тергезүдә ярдәм иткән.

2023 елның февралендә шәхси эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, битараф булмаган халык һәм Бүздәк районыннан чыккан кешеләр көче белән ирекмәннәр мобилизацияләнгән солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыйган. Гуманитар конвой сугышчылардан килгән гаризалардан чыгып формалаштырылган. Район делегациясе махсус хәрби операция зонасына "УАЗ" һәм 4 "Нива" автомобильләре, адреслы посылкалар, бензин пычкылары, генераторлар, көрәкләр, азык-төлек, утын һәм башкаларны китергән.

Кызганычка каршы, махсус хәрби операциядә катнашучы Бүздәклеләр арасында югалтулар да бар. Биш егет (Илмир Гыймалетдинов, Максим Ядров, Ленар Еникеев, Руслан Пупков, Фируз Минибаев) хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Аларның гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтелеп, ата-аналар һәм якыннары районда патриотик чараларга чакырыла, һәлак булучылар хөрмәтенә мемориаль такталар ачыла.

Биредә волонтерлык эшчәнлеге барысының да: хакимият башлыгы Ильнур Игдиевның, депутатларның, авыл советлары башлыкларының, оешмаларның һәм районның битараф булмаган бөтен халыкның бердәм көче белән тормышка ашырыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: