Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 март 2023, 00:34

Уфа "Герой хатыны" фотопроектына кушылды

Уфа "Герой хатыны" фотопроектына кушылды
Уфа "Герой хатыны" фотопроектына кушылды

Уфа «Герой хатыны» дип исемләнгән зур фотопроектта катнаша. Аның асылы шунда ки, сугышта булган якын кешеңнең кителен киеп фотога төшәргә кирәк.

Бу проект Самарада барлыкка килгән. Аны 2нче армия командиры хатыны һәм фотограф Екатерина Колотовкина уйлап тапкан. Социаль челтәрләрдә бу идеяне шундук хуплаганнар, шулай итеп, кыска вакыт эчендә илнең 50 төбәгеннән төрле яшьтәге хатын-кызлар  катнашу теләген белдергән.

Башкортстан башкаласында акциядә 50дән артык тол хатын, сугышта катнашучыларның әниләре  хатыннары һәм апа-сеңелләре катнашкан.

Фотолар Уфа урамнарында, шулай ук социаль челтәрләрдә проектның рәсми төркемендә урнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Украина территориясендә махсус хәрби операция башланды. Җиде айдан соң, 21 сентябрьдә, президент өлешчә мобилизация башлау турында указга кул куйды. 28 октябрьдә Оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: