Барлык яңалыклар
Мобилизация
10 март 2023, 11:36

"Ятсак та, торсак та, уебыз гел аның турында"

Алсу Сөнгатуллина мобилизацияләнгән улы турында сөйләгән

"Ятсак та, торсак та, уебыз гел аның турында"
"Ятсак та, торсак та, уебыз гел аның турында"

Былтыр РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткәннән соң күп кенә эстрада йолдызлары аларның туганнары, ирләре, уллары Украинада барган махсус хәрби операциягә юлланды. Популяр “Фәридә-Алсу” дуэтының солисты Алсу Сөнгатуллина да улын хезмәткә озаткан.

— Ятсак-торсак та, бөтен уй олы улыбыз турында. 26 сентябрьдә мобилизациягә эләкте. Бер ай “Казан Экспо”да булды, 24 октябрьдә махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Чакырылганда нибары 21 яшь иде, 22 яше анда тулды. Хәбәргә сирәк чыга. Куркыныч җиргә эләкте. Бик борчылабыз, бөтен егетләр исән-сау кайтсын иде, - дип сөйләгән Алсу ханым.

Чыганак: Ирек мәйданы

tuylar.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: