Барлык яңалыклар
Мобилизация
10 март 2023, 09:25

Беренче мәлләрдә авыр булачак

Безнең батальон егетләре отпусктан соң хезмәт урынына юлланды.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар төркем-төркем отпускларга кайтып китә башладылар. Әмма, үзләре әйтүенчә, ял тиз үтә. Исегезгә төшерәбез, Федераль Җыелышка юлламада ил җитәкчесе Владимир Путин сугышчыларны ешрак отпускларга кайтырырга тәкъдим итте.

Кичә, 9 мартта, Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре отпустан соң хезмәт урынына юлланды.

“Терех” позывнойлы солдат әйтүенчә, безнең республикада яхшы күңелле кешеләр яши. Ул отпуск вакытында батарейкалар сатып алырга кибеткә кергән. Ә эшкуар аңа бер әрҗә батарейкаларны бушка биргән.

“Шуларга өстәп, кибет хуҗасы: “Безнең сугышчыларга алып бар, кирәге чыгар”, – дип, солдатлар өчен газ баллоннары, аяк киемнәренә бәйләвеч, олтыраклар һәм башка кирәк-яраклар бирде”, – ди “Терех”.

Мондый ярдәм булганда Башкортстан егетләре иңнәренә төшкән бурычны җиңеп чыгачак, ди ул.

Әйткәндәй, республикада тагын ике батальон төзелә. Аларның берсе – Даян Мурзин исемендә, икенчесе “Төньяк амурлары” булачак.

“Безнең батальонда хербиләрнең уртача яше – 40 тирәсендә. Ягъни без махсус хәрби операциягә үз теләгебез белән кушылу буенча аңлы карар кабул иткәнбез. Яңа батальоннарга килүчеләр дә аңлы адым ясаганнарын аңлыйдыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, беренче вакытларда авыр булачак. Аннары инде эш ритмына кушылып китәсең. Булачак сугышчыларга сәламәтлек телим. Бурычларны үтәр өчен без көчле булырга тиешбез. Барыбыз бергә Җиңүгә ирешәчәкбез”, – ди “Терех”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: