Барлык яңалыклар
Мобилизация
27 февраль 2023, 16:51

Яралы иптәшен ташламаган

Дуслар яуда сынала.

"Башкорт батальоны" телеграм-каналы.
"Башкорт батальоны" телеграм-каналы.

Сибайдан Рәдиф Әхмәтов узган елның җәендә үз теләге белән Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонга кушыла.

Шушы көннәрдә ул махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән, дип хәбәр ителә “Башкорт батальоны” телеграм-каналында.

Угледар районында барган сугыш вакытында Рәдиф Әхмәтов яралы итәшен үзенең җилкәсендә яу кырыннан алып чыккан. Шул рәвешле дустының гомерен саклап калган. Шул ук вакытта ул үзе контузия алган һәм әле госпитальдә дәвалана.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге батырлыгы өчен Рәдиф Әхмәтов Суворов медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: