Барлык яңалыклар
Мобилизация
27 февраль 2023, 16:18

“Солдат өчен иң ныклы тыл – гаилә!”

Туймазы табибын бүләкләделәр.

“Солдат өчен иң ныклы тыл – гаилә!”
“Солдат өчен иң ныклы тыл – гаилә!”

Туймазы табибын бүләкләделәр.

 

58 яшьлек якташыбыз, Туймазы шәһәренең 1 санлы поликлиникасы табибы Рөстәм Рахимов “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнде. Рөстәм Рәис улы Донбасста махсус хәрби операция зонасына ике тпкыр барган. Икенче тапкыр ул  күкрәге ярчык белән яралангач кайта. Шушы көннәрдә аңа лаек булган медален тапшырдылар.

Рөстәм Рәис улы хәрби -медицина институтын тәмамлаган запастагы офицер. Поликлиникада 32 ел эшләгән.  Узган язда ул санинструкторларның кыска вакытлы әзерлек курсларын үткән һәм Донбасска киткән.

Яшьләрне беренчел ярдәм күрсәтергә өйрәткән, яраларны дөрес бәйләргә, жгутлар салырга, сынган аяк-кулларга шин салырга өйрәткән.

Аның сабаклары сугышлар барышында яралыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән.

– Мин бу бүләккә бик шатмын. Бу мине генә түгел, дусларымны, хатынымны да сөендерде.

Хатыным Ольга Андреевнага зур рәхмәтлемен. Командировкалар вакытында ул мине рухландырып торды. Көтте. Гаилә – менә нәрсә, хәттә иң көчле кешеләргә дә көч бирә.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: