Барлык яңалыклар
Мобилизация
21 февраль 2023, 10:54

Күңел җылысын салып

Казаклар авылы хатын-кызлары хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә өй токмачы озатты.

Күңел җылысын салып
Күңел җылысын салып

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Донбасс халкына ярдәм кулы сузмаган берәр төбәк бармы икән? Яу кырында илебез иминлеге өчен көрәшкән ир-егетләребезгә азык-төлек һәм кием-салымнан алып махсус корылмаларга кадәр озатыла. Окоптан сәгатьләр буена чыкмаган сугышчылар өчен күңел җылысын салып бәйләгән оекбашлар, җылы киемнәр никадәр кирәк булуын әйтеп торасы түгел.

Аерым кешеләр, гаиләләр, коллективлар, тоташ авыл – барысы да бу изге эшкә үз өлешен кертергә ашыга. Йөрәк кушуы буенча. Телевизордан, гәзитләрдән бу хакта хәбәр көн саен ишетелеп тора. Шуларны күреп, Дүртөйле районы Казаклар авылында яшәүче Фидәлия Хәмидуллинаның да күңелендә ярдәм итү – яу кырындагы егетләргә токмач кисеп озату теләге туа. Бу хакта клуб хезмәткәре Ләлә Әхмәтовага әйткәч, ул : “Әйд, оешыйк соң. Тик токманы кайда кисәбез, – ди.
– Безнең өйдә! – ди Фидәлия ханым.
Әнә шулай, Казаклар авыл клубында эшләп килүче “Хуҗабикә” түгәрәгендә катнашучылар Хәмидуллиннар йортына җыелып, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби ир-егетләр өчен өй токмачы әзерлиләр. Токмач кисү өчен кирәк булган он һәм йомырканы хуҗабикәләр үзләре белән өйдән алып килә. Токмачны нык итеп киптереп, контейнерларга салганнар. Бу изге эштә авыл уңганнары Кәтибә Сәетова, Фидәлия Хәмидуллина, Рәвилә Димөхәмәтова, Ләлә Әхмәтова, Ләлә Галиева, Рәмилә Әхмәтова, Әлфира Фәррахова, Розалия Зиатдинова катнаша.
Авылда хәбәр яшен тизлегендә тарала бит. Бу хакта да һәркем ишетә. Кешеләр башка кирәк-яраклар да китерәләр: кием-салым, кипкән үләннәр, чәй һ.б. Аларны тартмаларга тутыралар.
Өлкән яшьтәге Әнгам ага Хәмидуллин, Зәнфирә апа Миассарова исә акчалата ярдәм күрсәтәләр, шулай ук киемнәр китерәләр. Әнгам Хәмидулла улы хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга әтиләрчә җылы хисләр белән хат та юллый.
Казаклар авылы халкы күңел җылысы салып әзерләгән әйберләр Дүртөйле шәһәренә–туплау үзәгенә озатылды. Тиздән махсус олау белән аларны яу кырына алып китәчәкләр.


Резида Кадикова.

Күңел җылысын салып
Күңел җылысын салып
Күңел җылысын салып
Күңел җылысын салып
Читайте нас: