Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 февраль 2023, 15:45

Хәрби операциядә катнашучы егетләребез ялга кайтты

Ун көнлек ялны якыннары белән үткәрү бәхете тиде.

Хәрби операциядә катнашучы егетләребез ялга кайтты
Хәрби операциядә катнашучы егетләребез ялга кайтты

Бу инде фронттан ялга кайтканнарның өченче партиясе. Башкалабызның Совет мәйданында туганнары һәм дуслары аларны көтеп алдылар. Хисләрен тыеп тормыйча, алар сугышчыларыбызны кочарга ашыктылар. Кайберәүләр инде алты айга якын якыннарын күрмәгәннәр. Якташ хәрбиләребез Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Алар Республика башлыгының хәрбиләр белән бәйләнеш буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов белән очрашып сөйләштеләр. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Русиянең яңа төбәкләренә чираттагы гуманитар ярдәмен җибәрәчәк.

Яхшы ял сезгә. Арытаба, исән – сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Без сезнең белән горурланабыз.

Чыганак: newsbash.ru

Фото:newsbash.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: