Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 февраль 2023, 18:29

Дөньядагы бер закон да, килешүләр дә үтәлми

Украин гаскарләре химик корал куллана башлады.

Дөньядагы бер закон да, килешүләр дә үтәлми
Дөньядагы бер закон да, килешүләр дә үтәлми

Угледар янында Русия армиясе хәрбиләренә каршы агулы матдәләр кулланыла. Конвенцияләрдән һәм халыкара нормалардан аермалы буларак, Украина армиясе Русия хәрбиләренә каршы агулы матдәләр белән корал куллана башлады. Бу Урожайный һәм Великая Новоселовка янындагы позицияләрдә булган.

"Иртә белән Угледар янындагы Русия гаскәрләре позициясе өстендә ике коптер пәйда булды. Аларның берсе бәреп төшерелде, икенчесе химик матдә салынган бомбаны безнең позициягә ташлады",- диде Русия Кораллы көчләре матбугат хезмәте вәкиле.

Ике сугышчының үпкәсе зарарланган, калганнары косып чирләгән һәм күз кабаклары ялкынсынган.

6 февральдә Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын башкаручы Денис Пушилин Артемовск һәм Угледар юнәлешендә дроннардан химик корал ташлануы хакында белдергән иде инде.

Русия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Украина сугышчыларының химик корал куллану фактларын тикшерәләр.

Законны санга сукмаган ил кешеләренең явызлыгын тикшерүдән, ни файда икәнлеген генә аңламыйм мин.

Чыганак: РИА Новости

Фото: РИА новости

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: