Барлык яңалыклар
Мобилизация
17 февраль 2023, 16:22

Исән йөреп, сау кайтыгыз, батыр егетләр!

Махсус хәрби операциядә Кавказ, Сүриядә һәм башка төбәкләрдә кайнар нокталарда булган Башкортстанның күп хәрбиләре катнаша.

Исән йөреп, сау кайтыгыз, батыр егетләр!
Исән йөреп, сау кайтыгыз, батыр егетләр!

Мәсәлән, республикадан мобилизацияләнгән якташыбыз башка хәрби хезмәткәрләр белән Пенза өлкәсендә урнашкан полкта хезмәт итә. Хәрбиләребез армиядә алынган күнекмәләрен тагын да ныграк шомарталар. Заманча коралларны өйрәнүгә, классик Калашников автоматын сүтеп-коруга зур игътибар бирелә.
Якташларыбызга Башкорт батальоны руханилары Хәмзә хәзрәт һәм Виктор атакай рухи яктан зур ярдәм күрсәтә. Алар хәрбиләрнең үтенечләре буенча дини йолалар башкаралар: догалары белән блиндажларны яктырталар, намаз укыйлар, бөтиләр бүләк итәләр.
"Башинформ" агентлыгы журналистлары республика хәрби хезмәткәрләренең батырлыкларын даими яктырта. Мәсәлән, хәрби операция барышында радиоятьмә ярдәмендә авыр яраланган 12 украин солдатын ачыклаган Шайморатов исемендәге батальонда хезмәт итүче Рамил Курамшин, Марат Хәкимов, Денис Шафиков, шулай ук хезмәттәшләрен миномет утыннан коткарган сержант Ринат Сәгыйтов турында язмалар дөнья күрде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: