Махсус хәрби операция
16 февраль 2023, 04:17

“Улыгыз турында онытмаячакбыз”

Радий Хәбиров Шәйморатов орденын Айдар Айткуҗинның гаиләсенә тапшырды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Кичә, 15 февральдә, Күгәрчен районына эш сәфәре белән барганда Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров Түләбай авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Айткуҗин гаиләсендә булды.

Разведка-десант ротасының кече сержанты хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен Русия Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән иде. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Айдар Айткуҗин генерал Шәйморатов ордены белән дә бүләкләнә. Ул орденны Айдарның әти-әнисенә – Азат Әхәт улы һәм Розалия Сибәгать кызына – тапшырды һәм чын патриот тәрбияләгән өчен аларга рәхмәтен белдерде.

“Без һәлак булган хәрбиләребезнең әти-әниләрен Республика кардиоүзәгенә дәвалануга һәм реабилитациягә җибәрергә карар иттек. Анда алар өчен махсус программа эшләнгән. Сезгә дә бу мөмкинлектән файдаланырга, сәламәтлегегезне ныгытырга тәкъдим итәм. Без һәрвакыт сезнең улыгызны һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган башка егетләрне хәтердә саклаячакбыз”, – диде төбәк җитәкчесе.

Айдар Айткуҗинның әти-әнисе район хакимиятенең, авылдашларының аларны игътибарсыз калдырмаулары сөйләде. Айдарның хезмәттәшләре дә килеп йөри.

“Хәстәрлек һәм улыбыз турында онытмавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт”, – диде Азат Әхәт улы һәм Розалия Сибәгать кызы.

 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас