

Бүген, 16 февральдә, Кырмыскалы районында Айдар Азат улы Аеткуловны соңгы юлга озаттылар.
Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Азат Аеткуловның улы махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Аның белән хушлашу геройның әнисенең – Фәния Сабирҗан кызының туган авылы Мөксиндә үтте.
Айдар Аеткулов 1982 елда Уфада туа. Фатима Мостафина исемендәге 20нче санлы мәктәпне тәмамлагач, Уфа хореография училищесында белем ала, аннары Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укый.
Айдар Азат улы эшкуар була, “Метро”, “Касторама” сәүдә компанияләрендә эшли. Владимир ишекләр фабрикасының бездәге филиалын җитәкли, аннары Мәскәүгә китә.
2022 елның августында ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә кушылырга ныклы карар итә. Луганск республикасында Артемовск шәһәре янында барган каты яуда геройларча һәлак була.
Хатыны Эльмира – тормыш иптәшсез, өч бала әтисез калды...
Айдарның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, солдат!..