

Шушы көннәрдә Уфадан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына озатылды.
Бу юлы башкала хакимияте солдатлар өчен 14 берәмлек техника һәм мобиль кер юу җайланмасы әзерләгән. Аның ярдәмендә хәрбиләр кыр шартларында киемнәрен юа алачак. Анда ике кер юу машинасы һәм бер киптерү машинасы урнаштырылган. Димәк, сугышчылар киемнәрен югач тиз арада киптереп тә алала.
Моннан тыш, солдатларга туганнары посылкалар җибәргән. Гуманитар йөктә Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр дә салынган. Олау бирничә көннән тиешле урынга барып җитәчәк, диләр мэриянең матбугат хезмәтеннән.
Уфа хакимияте әзерләгән моннан алдагы гуманитар ярдәм гыйнвар уртасында Донецк өлкәсенә җибәрелгән иде.