

Әти кеше Донбасста улын очраткан.
Ир бала – әтиләрнең эшен дәвам итүче, аның горурлыгы һәм шатлыгы.
Бу сүзләрне Донбасска гуманитар йөк озатып баргач «Шахтёр» позывное астында йөрүче улын очраткан якташыбыз Борис Гулин яза.
«Башинформ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Борис Гулин республикадан быел озатылган икенче гумконвой белән барганда улы турында уйлап баруын, әмма аның белән очрашу мөмкин булуын башына да китермәве турында сөйләгән.
«Авылдашлар — волонтёрлар, хәрби хәрәкәт ветераннары белән ярыйсы ук күләмле гуманитар йөк тупладык. Һәркем шәхси посылкалар да хәстәрләде. Балалар хатлары кебек бүләкләргә кадәр алдык һәм якташлар белән бергә мин дә юлга чыктым. Исән-сау барып җиттек. Безне яугирләр каршы алды. Йөк бушата башладылар. Бервакыт: “Исәнме, әти!” дигән үзәкләргә үтәрлек кадерле таныш тавыш ишеттем.
Колагыма ишетелә дип торам. Хатыным белән улыбыз турында сөйләп торабыз, ә менә үзе белән сөйләшергә туры килми, сәламнәре генә килеп тора иде. Ә тавышы колакта яңгырап тора. Көчле куллар кыскан кочакта гына аңладым – улым!
Бу очрашу икебез өчен дә көтелмгән булды. Ачыклануынча, аны иптәшләре белән гумконвойны каршы алырга җибәргәннәр.
Ул кичерешләремне аңлатуы авыр. Миңа оят булса да әйтәм - күз яшьләремне тыя алмадым.
„Булды, әти, җитте. Күрәсең бит, мин исән-сау. Бер җирем дә чыелмаган да”. Улым мине шундый сүзләр белән тынычландырды», — дип сөйләгән Борис.
Әти кеше белә: ата-ана киңәш итә, юнәлеш бирә, ярдәм итә ала. Ә малай кем булып үсә, аның үзеннән: укыган китапларыннан, караган фильмнардан, урамда беренчегә туп тибеп каравыннан, өйдәге хезмәт сабакларыннан тора.
«Егетләр шулай үзаллы, җаваплы, көчле, ярдәмчел кешеләргә әверелә, — дип дәвам итә Борис Гулин. — Минем улым да шулай үсте. Ул чын хезмәт кешесе. Себердә эшләде. Арктикада. Ә аннары Башкортстанның бер шәһәрендә шахтада эшләде.
Өлешчә мобилизация башлангач, хатыным белән аңладык: ул качып йөрмәячәк.
“Әти, син борчылма, мин дусларым белән Ватанны сакларга барам” – диде.
Ә нәрсә әйтәсең? Төне буе сөйләшеп, тын калып утырдык. Таң атканда бер генә сүз әйттем: “ Ышанычны акла!”
«Шахтёр» әтисенә Башкортстан егетләре яшәгән армия шартларын күрсәткән. Чынлап та, анда бар да уңайлы, ди әти кеше. Землянкада тәртип, өстәл чиста. Хәтта коймак белән дә сыйлаганнар. Буш вакытларында өйдәгечә пешереп ашау мөмкинлеге бар. Гумконвой белән төрле ризыклар, он да, май да килеп тора, ди солдатлар.
«Мин Башкириядән мобилизацияләнгән башка егетләр белән дә сөйләштем. Егетләрнең кәефе көр, сәлам әйтәләр. Республика Башлыгы Радий Хәбировка Башкортстан егетләрен ташламаган өчен, аларның гаиләләренә күрсәтелеп торучы ярдәм өчен рәхмәт белдерәләр», –дип сүзен тәмамлады Борис Гулин.
Башкортстаннан гуманитар йөкләр даими барып тора. Борисның кабат Донбасс якларына баруы ихтимал.
«Улымны тагын күрерменме, белмим, курорт түгел бит, хәрби хезмәт. Ничек булса да, Аллаһ аларны сакласын, якласын, изге көрәштә егетләр. Безнең өчен борчылмасыннар», – ди Борис Гулин.