Махсус хәрби операция
12 февраль 2023, 06:14

Шәмнәрдә йөрәк җылысы

Шәйморатовчыларның 5 “ш” сыйныфы укучылары окоп шәмнәре эшләгән.

Шәмнәрдә йөрәк җылысыШәмнәрдә йөрәк җылысы
Шәмнәрдә йөрәк җылысы

“Мәгариф” милли проектының “Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” федераль проекты кысаларында Борай районы Борай авылының 2 санлы гимназиясенең шәйморатовчылар 5 “ш” сыйныфы укучылары хәрби хәрәкәтләр зонасындагы солдатлар өчен шәмнәр эшләгән. Алар бу эшне сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Әхнәф улы Әхмәтҗанова ярдәмендә башкарган.
Эшләү ысулы гади генә: төрелгән картон һәм фитильне калай консерва банкасына куялар һәм эретелгән парафин белән тутыралар. Шул рәвешле фитиль генә түгел, бөтен  “шәм” яна һәм яктылык күбрәк була.  Шулай ук укучыларның ата-аналары мобилизацияләнгән солдатлар өчен юешләнми торган перчаткалар сатып алган.

-Окоп шәмнәренең гади шәмнәрдән аермалы буларак аларның озак яна. Гади шәм сәгать ярым янса, окоп шәмнәре 8 сәгатькә кадәр яна. Аның җылысы да палатка җылытырга, хәтта ашамлык җылытырга мөмкинлек бирә, - дип аңлата сыйныф җитәкчесе.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас