

Махсус хәрби операция кайчан тәмамланыр? Бүген бу сорау бик күпләрне борчый.
Чечен республикасының милли сәясәт, тышкы элемтә һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев та әлеге сорауны башлыклары Рамзан Кадыйровка биргән.
“2023 ел ахырына кадәр махсус операция тәмамланачак. Европа дәүләтләре үз гамәлләренең дөрес түгеллеген таный башлады инде”, – дип җаваплаган ул.
Аның фикеренчә, сугыш тәмамланып, дөньялар тынычлангач, Европа илләре янә бар юнәлешләр буенча Русия белән хезмәттәшлек итәчәк. “Бүтән төрле булуы мөмкин дә түгел”, – ди Кадыйров.
Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операция узган ел 24 февральдә башланды. Озакламый бер ел була...