Махсус хәрби операция
10 Февраля 2023, 04:00

Окоп шәмнәре

“Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы биреп янсыннар", – диләр Октябрьский шәһәрендә окоп шәмнәре ясаучылар. 

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер генә: солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.

Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Соңгы вакытта республиканың күп кенә шәһәр-районнарында окоп шәмнәре ясый башладылар. Октябрьский шәһәрендә яшәүче бер төркем активистлар да бу эшкә дәррәү кушылган. Мондый шәмнәрне ясау серләренә шәһәрнең 2нче санлы модельле китапханәсендә өйрәнергә мөмкин. Биредә кеше өзелми: берәүләр үз куллары белән шәм ясау эшенә кушылса, икенчеләр кирәк-яраклар алып килә. Шәм ясау өчен чиста консерв банкалары, катыргы, балавыз яки парафин кирәк.

Баш китапханәче Лүзия Хәйретдинова әйтүенчә, шәм ясау өчен гадәттә консервланган яшелчә-җимеш, шулай ук балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкалар кулланыла. Пыяла савытлар ярамый. Банкалар чиста, юылган булырга тиеш. Эшне башлар алдыннан аларның кырыйларындагы чыгып торган урыннар тигезләнә.

Консерва банкасына озынча гофрлы катыргы кисәкләре урнаштырыла. Аны әзерләүнең дә үз тәртибе бар: тигезләргә, дөрес сызарга, кисәргә һәм төреп урап банкага тутырырга кирәк. Аннары банкага су мунчасында эретелгән сыек парафин салына. Фитиль өчен дә гофрланган катыргы кулланыла.

Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән куркмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы – мондый шәмнәр төтенләми.

Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.

Уйлап карасак, күпме буш банкалар һәм катыргылар чүплеккә ыргытыла. Ә бит алардан солдатлар өчен әллә күпме шәм ясап була!

Октябрьский осталары якташларына шәмнәрне алдагы атнада җибәрәчәкләр. “Окоп шәмнәре белән бергә тартмага чәй, каһвә, куертылган сөт, тәм-томнар, оекбашлар, балалар язган хатларны салачакбыз. Солдатларга бүләкләр 23 февральгә барып җитәргә тиеш”, – ди әлеге эшләрнең уртасында кайнаучы Альбина Яппарова.

 “Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде”, – диләр окоп шәмнәре ясаучылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас