

“Геройлар вакыты” проектының чираттагы чыгарылышы Доставалов исемендәге башкорт батальоны яугиренә – радиостанция начальнигы Ренат Нурисламовка багышланды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Русия Президенты Владимир Путин русиялеләргә Донбасста махсус хәрби операция башлануы турында хәбәр җиткерде.
Украинада колонна белән күченгән вакытта дошман ут ача. Яугирләрнең берсе авыр яралана. Кече сержант Ренат Нурисламов аны миномет утыннан чыгара һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә.
“Геройлар вакыты” чыгарылышын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары бәяләде. "Республика көн саен якташларыбызның батырлыклары турында сөйләячәк", - диде.