

Каһарман егетебез нинди хыяллар белән яшәгән?
Каһарман егетебез Фәнис Хөсәеновның туган авылы Яңа Кайпанда музей ачканнар. Туган авылында, башлангыч сыйныфларда батыр укыган мәктәптә моның өчен бер бүлмә биргәннәр. Музейны булдыру теләген Фәнисне башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова белдергән һәм эшләп куйган.
Музейда Фәниснең сыйныфташлары һәм укытучылары белән төшкән фотоларыннан стендлар куелган. Шулай ук геройның гаиләдә һәм хәрби операциядә төшкән фотоларын да урнаштырганнар. Бирегә Фәнис утырып укыган парта, аның хәрби киемнәре һәм башка истәлекле әйберләре куелган. Ә партага “Герой партасы” дигән язу беркетелгән.
Социаль челтәрләрдәге комментарийлардан күренүенчә, халык бу хәбәрне хуплап кабул иткән. "Үсеп килүче буынга үрнәк ул", "Син – безнең заман герое", "Онытмабыз", - дигән сүзләр язалар.
Фәнис бөтен илебез киңлегендә меңләгән кешеләрнең яраткан батырына, горурлыгына әверелде. Якташлары Фәнис Хөсәеновка “Русия герое” исемен бирү кирәклеге турында (без барыбыз да якташыбыз ул батырлыклары өчен лаек дип аңлыйбыз) хатны югары җитәкчелеккә юллаган. Барысы да уңай җавап көтә!
Фәнис ялга кайтканда әнисе белән бу хакта да сүз булган, ул әнисенә “минем белән горурланырсың әле” дип әйткән булган.
Әмма Фәнисебезнең иң матур хыяллары яуда җиңү генә булмаган. Ул әнисенең, булдыра алган кадәре, өй эчендә ремонт ясый торуын сораган. Җәй көне өйне тышлап, түбәсен алыштырып ябарга җыенган. Ә иң мөһиме – ул Яңа елда гөрләтеп туй уздырырга, икенчегә өйләнергә җыенган булган...
Кем булды икән батырыбыз сайлаган гүзәлкәй? Кем булса да, Фәнисне югалту аңа аеруча авыр булгандыр...