Махсус хәрби операция
7 февраль 2023, 09:26

Кабат яу кырына киттеләр

Башкортстан батальоннары яугирләренең  яллары тәмамланды.

Кабат яу кырына киттеләрКабат яу кырына киттеләр
Кабат яу кырына киттеләр

Башкортстан батальоннары яугирләренең  яллары тәмамланды.

 

Башкортстан батальоннары яугирләренең  икенче төркеме өйләрендә булып китте. Алар хәрби зонага барып җиткәч, чираттагы төркем ялга кайтачак. Исән-сау йөрегез, егетләр!

Мондый яллар контракт, өлешчә мобилизация буенча хезмәт итүче һәм үз теләкләре белән яуга киткән егетләрнең барсына да бирелә.

Ял итүчеләрнең беренче төркеме республикага 26 гыйнварда кайткан иде.

Ә 1 февральдә республика икенче төркемне каршы алды. Аңа кадәр аерым кайтып китүчеләр дә булды.

Хәзер төркемләп кайтып килү мөмкинлеге булдырылды. Яугирләрне яу кырыннан алып кайтып йөрү яхшы оештырылган.  Моның өчен Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча махсус автобуслар билгеләнде. Бу шартлар яугирләргә якыннары белән озаграк булырга ярдәм итә.

Яугир якташлар республика халкына ярдәм өчен рәхмәт белдерә.

“Гуманитар ярдәм зур, безгә яңа формалар бирделәр, даими рәвештә медикаментлар, азык-төлек, бронезащита чараларын алып торабыз. Безнең бөтен әйберләребез дә бар”, – ди алар. Тагын да озаграк ял итәргә дә шатланып риза булырлар иде дә, тик сафка басарга, бурычны үтәргә вакыт.

Яугирләр гаиләләрендә ял итеп, туганнары белән күрешеп өлгергәннәр. Ә кемдер рәхәтләнеп мунча керергә хыялланган булган.

“Отпуск яхшы үтте. Тыныч күңел белән кабат китәбез. Безнең гаиләләр караулы. Әйтик, фатирда торбадан су аккан, шунда ук килеп төзәткәннәр. Район хакимияте әти-әниләргә спутник тәлинкәсен куярга да ярдәм иткән. Акчалата түләүләр дә вакытында килеп тора”, – ди “Зингер” позывнойлы яугир.

«Док» позывнойлы яугир белдерүенчә, аның әнисенә ашыгыч операция таләп ителгән булган. Шунда ук ярдәм күрсәткәннәр, операция уңышлы үткән. Иң зур хыялы – туйганчы мунчада юыну булган бу ир-егет тыныч күңел белән яу кырына китәм, дип белдерә. Аны зур гаиләсе озатып калды. Ә аның өчен иң борчылганы әтисе – Ренарис Әсләмов. Ул үзе дә “шәйморатовчылар” сафында булган. Улы киткәч, бер айдан гариза язып, улы артыннан китеп, хезмәт итеп кайткан, хәзер яше буенча чикләүгә ярашлы бара алмый.

Җыелып беткәч, яугирләргә саубуллашырга биш минут вакыт бирелде һәм... тагын юлга!

Әйтүебезчә, республика аларга трансфер булдырды, бер автобус дислокация урынына илтә һәм туган якка кайтырга, кыска вакытлы ялга ашкынып торучы өченче төркемне алып кайтачак.

МЧС экипажы озатуындагы автобус юлда инде. Күтәренке рухлы яугирләр якыннары белән саубуллашканда: “Без җиңү белән кайтачакбыз!”– дип вәгъдә биреп киттеләр. Фәрештәләрнең “Амин!” дигән вакытына туры килсен теләкләр. Бурычларыгызны уңышлы үтәп, барыгыз да исән-сау кайтыгыз, ватандашлар!

 

Кабат яу кырына киттеләр
Кабат яу кырына киттеләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас