

Ярдәм вакытында күрсәтелергә тиеш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү Үзәгендә узган оператив киңәшмәдә төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Ленара Ивановага Башкортстаннан үзләре теләп махсус хәрби операциягә киткән батальон яугирләренә акчалата түләү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга кушты.
«Без үзләре теләп махсус хәрби операциягә киткән, алты айдан артык хезмәт иткән батальон яугирләренә 200 мең сум түләү турында карар кабул иттек. Кемнеңдер аны алырга вакыты җиткән икән, Ленара Хакимовна, мин алар буенча аерым хәбәр җиткереп торуыгызны сорыйм.
Вәгъдә ителгән акчалар вакытында килгән өчен егетләр безгә рәхмәт белдерә. Тәүлеклек акчалар да вакытында килә, гаиләләребез шул акчага яши, диләр, шуның өчен монда тәртип эмоциональ мәгънәдә зур роль уйный», — диде Радий Хәбиров.
«Башинформ» берникадәр алдарак хәбәр итүенчә, Шәйморатов, Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге батальоннарда хезмәт итүче яугирләргә өстәмә социаль ярдәм бүлү турында указга Төбәк Башлыгы 2023 елның 23 гыйнварында кул куйды.