Махсус хәрби операция
5 февраль 2023, 19:15

Хәрбиләр поезддан качкан

Алар Мәскәүгә юлланырга мөмкин, диләр. 

Хәрбиләр поезддан качканХәрбиләр поезддан качкан
Хәрбиләр поезддан качкан

Воронеж өлкәсендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус операциягә  чакырылган хәрбиләр поезддан рөхсәтсез төшеп калган. Аларны эзлиләр, дипхәбәр итә “Коммерсантъ”.

Басма язуынча, 4 февральдә төбәктә поезддан рөхсәтсез 15 кеше чыккан. Аларның унбере кире әйләнеп кайткан, дүртесе  Мәскәүгә табан юлланган. “Ъ” белдерүенчә, ирләр коралланмаган.

Baza Телеграм-каналы исә поезддан 22-35 яшьләрдәге алты кеше төшеп калган, дип яза. Аларның берничәсе таксида Мәскәүгә юлланырга мөмкин. Baza шулай ук Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә полиция бүлекләренә ирләргә ориентировкалар җибәрелгән, дип хәбәр итә. Ә Воронеж өлкәсендә хокук саклау органнары эше көчәйтелмәгән, дип өсти “Ъ”.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас