Махсус хәрби операция
5 февраль 2023, 05:52

Әтисе белән улы очрашкан

Безнең солдатларга иң зур гуманитар ярдәм илттеләр.

скриншот видеоскриншот видео
скриншот видео

Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов исемендәге батальоннарда хезмәт итүчеләр һәм республикадан мобилизацияләнгәннәр быел икенче тапкыр зур гуманитар ярдәм алды.

Тупланган әйберләр саны буенча иң зур ярдәмне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча илттеләр. 43 фурада квадрокоптерлар, ноутбуклар, тепловизорлар, генераторлар, мичләр, бензин пычкылары, төзелеш материллары һәм хәтта кер юу машиналары да бар иде. Юлсыз урыннардан да үтә алучы ике дистә җиңел машиналарга солдатлар аеруча сөенгән. Аларны алырга хәрбиләр үзләре килгән.

Машиналар арасында Аскын районы советы депутаты Дамир Аубакиров әзерләгән УАЗ аерылып тора иде. Сугыш барган урыннардан яралыларны чыгару өчен техника җитмәвен белгәч, депутат иптәшләре белән бергә 10 көн эчендә махсус автомобиль әзерләгән. Тыныч тормышта хезмәт иткән “буханка” хәзер алгы сызыкта ярдәм итәчәк.

Әйтергә кирәк, гуманитар конвойны әзерләүдә республиканың 17 муниципалитеты катнашкан. Берничә район һәм шәһәр башлыклары йөкне үзләре солдатларга илтеп тапшырган.

Монда тагын бер дулкынландыргыч күренеш булган: әтисе белән улы очрашкан. Ике ир нык итеп кочаклашкан һәм берничә минут бер сүз дә әйтә алмый торганнар. Аларга тиздән тыныч тормышта шулай очрашырга язсын. Бар солдатларга, исән-имин өйләренә кайтып, якыннары белән күрешергән насыйп булсын.  

Әйткәндәй, махсус хәрби операциядә катнашучыларга республикадан ярдәм күрсәтелүен ил җитәкчесе Владимир Путин югары бәяләде. “Солдатларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Бу бик мөһим. Хәрбиләр бу ярдәмне күңелләренә якын ала”, – диде ул.

 

скриншот видео
скриншот видео
скриншот видео
скриншот видео
скриншот видео
скриншот видео
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас