Махсус хәрби операция
5 февраль 2023, 10:11

“Соңгы минутка кадәр ышана алмадык”

Украинада әсирлектә булып кайтучылар арасында безнең якташ та бар.

https://ufa.mk.ruhttps://ufa.mk.ru
https://ufa.mk.ru

Украина ягында әсирлектә булган  Русиянең 63 хәрбие үз өенә кайтты.

Алар арасында Башкортстан егет дә бар. Руслан – прапорщик, танк командиры дип яза “Башкорт батальоны” телеграм-каналы.

Әсирләрне алмашу өчен бик катлаулы, озайлы сөйләшүләр алып барылган. Хәрбиләр исә бу вакытта туганнары һәм якыннарының ярдәмен, рухи куәтләвен тоеп яшәдек, диләр.

“Шулай да чикне үтеп чыкканчыга кадәр – соңгы минутка тиклем өйгә кайтып җитүебезгә ышана алмадык”, – ди Русия хәрбиләренең берсе. Туган илгә аяк басу белән тәү чиратта алар, якыннарына шалтыратып, сөенечле хәбәрне җиткергәннәр.

Әсирлектә булып кайтканнарның барысына да бүген медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Күңел яраларын тиз генә төзәтеп булмас әле. Шулай да иң мөһиме – алар өйләрендә.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас