

Конкурс ике номинациядә оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы-2023” конкурсын игълан итә. Ул 2023 нче елның 01 нче февралендә башланды һәм 19 нче февраль көнне тәмамлана. Бәйге нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителәчәк. Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырыла. Нигезләмә белән сайттагы “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.
Конкурс ике номинациядә оештырыла:
“Солдатка хат” номинациясе өч яшь категориясе буенча уздырыла:
– 12-15 яшькәчә;
– 16-20 яшькәчә;
– 21 яшьтән өлкәнрәк.
“Рәсем-открытка” номинациясендә 10-15 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Русиядә яшәүче һәркем катнаша ала.
“Солдатка хат” номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка хат яза.
“Рәсем-открытка” номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый.
Ике номинациядәге хезмәтләрне дә Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырырга кирәк.
“Солдат албомы-2023” конкурсы нигезләмәсе
10+
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат албомы” конкурсын үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1.4. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелә;
1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
– 12-15 яшькәчә;
– 16-20 яшькәчә;
– 21 яшьтән өлкәнрәк.
3.2. Иң яхшы язмаларны һәм эшләрне конкурсның жюри комиссиясе сайлап ала;
4.3. Язма хат форматында булырга тиеш, аерым шәхескә атап язылмый, фотолар куелмый.
4.5. “Рәсем-открытка” номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый.
4.6. Ике номинациядәге хезмәтләрне дә Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырырга кирәк.
5.3. “Рәсем-открытка” номинациядәге хезмәтләр А4 форматыннан зуррак булмаска тиеш.
5.4.Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән хезмәтләр каралмый.
5.8. Конкурска старт 2023 елның 01 нче февралендә бирелә. Ул 19 нче февраль көнне тәмамлана.
5.9. Конкурс нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә. Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырыла.
Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына чыгарырга, шулай ук “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.