Канда холестерин микъдары арткан саен сәламәтлеккә күбрәк зыян китерә. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә. Канда холестерин түбән булган саен йөрәк-кан тамырлары авырулары белән азрак авырыйсың. Кандагы холестеринны киметү өчен нишләргә кирәк?
Иң элек, көнлек ашаудагы майны 30 процентка кадәр киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү кирәк.
Холестеринны киметү өчен бу рецептны кулланырга мөмкин.
1. Уртача зурлыкта 3 лимон алабыз һәм юып иттарткыч аша үткәрәбез.
2. 3 баш сарымсакны кыргычтан үткәрәбез һәм 1 стакан бал кушабыз.
3. Барысын да яхшылап бутыйбыз.100 мл. пыяла савытларга тутырып, суыткычта саклыйбыз.
Ашаганнан соң, 2 сәгать үткәч, 1 чәй калагы кабарга. Көнгә өч тапкыр 2 ай дәвамында кабул итәргә. Дәвалау курсын елына 1-2 тапкыр кабатларга була. Сәламәт булыгыз!