

Кемнәр суга аны?
Хәйбулла районының Кече Арслан авылы кешеләре хәзер кичләрен телевизор артында уздырмый, авыл клубына җыелып йон тетә, киез суга башлаган.
Киез сугу осталары Донбасс җирләрендә каты яуларда алышучы ир-егетләргә нәрсә җибәрергә икән дип уйлашып, шушы фикергә килгәннәр. Алар солдатларга җибәрү өчен җылы киез келәмнәр суга. Авылдашлары уйларын күтәреп алганнар, кем сарык йоны китерә, кем кабарта, кем тетә –барысына да эш җитәрлек.
Кече Арслан хатын-кызлары моңарчы утыргычларга япмалар, каталар сукканнар. Бер ананың солдат улы өчен киез келәм сораганы исләренә төшеп, тагын әзерләп карарга булганнар.
Йон келәм әле безнең яугирләр йөрткән туристик “күбек”кә алмашка шәп. Ул җылы саклый, җиңел, дым үткәрми, ныклы.
Киез сугу катлаулы эш. Шуңа күрә, беренче ун келәм әзер булуга, аларны гуманитар конвой белән яугирләргә озатырга теләп, тырышып киез суга апалар. Клубта көн дә эш кайный.