Махсус хәрби операция
31 гыйнвар 2023, 04:45

Гуманитар йөк барып җитте!

Башкортстан яугирләре  рәхмәт әйтә!

Гуманитар йөк барып җитте!Гуманитар йөк барып җитте!
Гуманитар йөк барып җитте!

Башкортстан яугирләре  рәхмәт әйтә!

 

Донбасс җирләрендә каты алышлар алып баручы якташларыбызга, Русия Геройлары Миңлегали Шәйморатов һәм Александр Достовалов исемендәге батальон һәм мобилизацияләнгән егетләргә, чираттагы гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Гуманитар конвой белән БСТ каналы хезмәткәрләре дә барды.  Журналист Азат Садрыев, оператор Вадим Исламов һәм машина йөртүче Иван Шабрин хәрбиләрне тәэмин итүнең җайга салынганлыгы, хәрбиләрнең тормышы белән танышты, аларның якташларына, ягъни безгә, җиткергән сүзләрен ишетте.

Безнең якташлар хезмәт иткән подразделениеләр бәрелеш ноктасыннан ерак урнашмаган. УХК (Украина Хәрби Көчләре) тарафыннан куркыныч янап торса да, йөк исән-имин барып җитте, ул хәрбиләргә тапшырылды.

Башкортстан хәрбиләре үзләренең туган республика тарафыннан якланганлыгын, тәэмин ителү югары дәрәҗәдә булуын билгели. Моны башка төбәкләрдән чакыртылган көрәштәшләре дә ассызыклый.

 «Кедр» позывнойлы ир-егет Саратов өлкәсеннән. Саратов егетләре берничә ай инде безнекеләр белән берлектә УХК каршы алышлар алып бара. «Кедр»  башкорстан егетләренең бик кирәк әйберләр белән тутырылган утыз конвой алуын билгели.

“Башкортстан җибәргән гуманитар йөкләр барыбызга да нык кирәк. Үзләренең бөркетләрен онытмаган өчен башкортстанлыларга нык рәхмәтлебез. Республика кешеләренең якташларына никадәр битараф булмавына без берничә кат шаһит булдык. Безнең  подразделениедә Саратов һәм Башкортстан егетләре хезмәт итә. Без –туганнар”, – ди ул.

“Башкортстанның Донбасстагы якташларын тәэмин итү буенча яхшы эшләвен күпләр билгели. Бу чынлап та шулай”, – ди “Урманчы” позывнойлы хәрби. Ул республика белән мобилизацияләнгәннәр арасындагы бәйләнешләр, кирәкле әйберләрнең алгы сызыктагы якташларга барып җитүе өчен җаваплы.

Гуманитар кәрванда җылы киемнәрдән башлап, тәгәрмәчле мунчалар, бронировать ителгән “Урал”ларга кадәр бар.

“Башкортстан хәрбиләре бөтен кирәк-ярак белән дә тәэмин ителгән. Нидер кирәк булса, без ышанып торабыз, булачак! Без республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка мөрәҗәгать итәбез. Беләбез, үтенечне ишетәчәкләр һәм без тәэмин ителәчәкбез”, – ди “Төлке” позывнойлы хәрби .

 «Башкортстан кешеләре якташларын онытмый. Без тылда хатыннарыбызның, әниләрнең, сеңелләребезнең ничек тырышып балаклавалар тегүен,  маскировка челтәрләре үрүен, оекбашлар бәйләвен беләбез. Кояшлы Башкортстанга, минем туган Стәрлетамагыма сәлам!” ди «Ленин» позывнойлы хәрби.

«Нөгеш» позывнойлы «Шәйморатовчы»,  куркыныч зур булса да, республикадан килгән  йөкне бер югалтусыз кабул итеп алулары турында белдерә. Хәтта шушы эштә дә башкортстанлыларның никадәр  кыю һәм куркусыз булуы сынала, ди.

«Рапира» – исеменә җисеме туры килеп торучы хәрби – көчле, тимер бәдәнле, үткер карашлы.

 «Мин офицер, хәрби училище тәмамладым. 18 яшьтән корал белән эш итәм. Хезмәт елларым тулгач, хаклы ялга чыгып, каравылда эшләдем. Өлешчә  мобилизация игълан иткәч, тиз үк военкоматка килдем һәм мин менә монда. Мин дә, күпләр кебек, үз иркем белән, үзем теләп илемне якларга сафка бастым», – ди «Рапира».

Русия Геройлары Миңлегали Шәйморатов һәм Александр Достовалов исемендәге батальон егетләре бәрелеш ноктасыннан бер-ике генә чакрым ераклыкта.

Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов алар янында. Ул мобилизацияләнгәннәргә бу зонада ярдәм күрсәтү, хәрбиләрне ялга һәм  алгы сызыкка озату мәсьәләләрен дә хәл итә.

Гуманитар йөк барып җитте!
Гуманитар йөк барып җитте!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас