

Уфаның Ләлә-Тюльпан җәмигъ мәчете хәзрәте Артур Әгъләм улы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребез өчен әйберләр әзерләгән. Бу хакта үзенең “ВКонтакте” челтәрендә Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев хәбәр итте.
“Агалы-энеле Артур һәм Марсель Галимовлар чираттагы тапкыр Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына хәрбиләребез өчен газ баллоннары, примуслар, бензин генераторы алып килде. Артур Әгъләм улы – 2 санлы Бүздәк урта мәктәбен тәмамлаган иде, бүгенге көндә ул – Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчете хәзрәте”, – дип язган Илнур Игъдиев.
Чыганак: bashinform.ru