

Республика халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга посылкалар җибәрә ала. Һәр хәрбинең кулына йорт җылысының кечкенә бер өлешен булса да тапшыруда республика булыша.. Бу эшләр үзәкләштерелгән һәм бушлай башкарыла. Чираттагы гуманитар конвой Башкортстаннан махсус хәрби операция зонасына февраль башында юлланачак.
Хәрбиләр өчен посылканы ничек җыярга? Анда нәрсә салырга? Нәрсәләрҗибәрергә ярый һәм, киресенчә, ниләрне җибәрергә ярамый?
Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында сөйләүләренчә, хәрбиләрнең якыннарыүзләренең посылкаларын “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенә китерә алалар. Алар республиканың һәр район һәм шәһәрендә бар.
Тәкъдим ителгән әйберләргә килгәндә, болар: эчке кием, термокием, шәхси гигиена предметлары, олтыраклар, батарейкалар, балык консервлары, тушенкалар, кәнфит, куертылган сөт, тәмәке, шикәр, шоколд,чәй, кофе.
Шулай ук посылкаларга озак саклана торган азык-төлек, медицина препаратлары, хатлар, өс һәм аяк киеме салырга була.
Посылкаларга алкоголь, наркотиклар, акча, өчлы һәм кисә торган предметлар, корал салу тыела.
Чыганак: bashinform.ru